Playcast

Открытка (плейкаст) «КӨНЕНӘ МЕҢ КАБАТЛЫЙМ»

magira17081954 , 1 мая 2016 года, 12:21


Изображение для плейкаста
Изображение для плейкаста
КӨНЕНӘ МЕҢ КАБАТЛЫЙМ
Бер сөясе иде сине,
Кочагыңа чумасы.
Бергә булу теләгемнең
Бетә ахры чамасы.
Кулларыңны кулга алып,
Эх, болытка менәргә,
Ничекләр сагынганымны
Тик үзеңә сөйләргә!
Битләрне биткә терәшеп,
Эх, тоярга назыңны,
Бәхетле бер мизгел өчен
Бирер идем җанымны!
Сөям сүзен ирен белән,
Эх, тәнеңдә язарга,
Ут булса мәхәббәт – бергә
Утларында янарга!
Синсез минут гасыр кебек,
(Шул чакларны яратмыйм).
Сагындым дигән сүзеңне
Көненә мең кабатлыйм!

Венер ФӘТТАХ
05.0
4.2016 ел
Звук:Азамат Гафаров "Зэнгэр кузлэр" .Венер Фәттах суз, Айрат Нәбиев кое.
Изображение: Первоцветы. — Olga Shiropaeva www.lifeisphoto.ru, фото — интернет, любовь
Текст:Венер Фаттахов
Тэги: венер фаттахов